«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Монолит» хокук бозуларны профилактикалау программасы буенча «Асылташ» исемдәге балалар киностудиясе эшли. Приютта тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр «Кешеләр өчен яшә - синең өчен дә яшәрләр» дип исемләнгән нәфис фильм төшерделәр.
Балалар зур кызыксыну белән төшерү процессына килделәр. Дубль артында фильмның барлык фрагментлары төшерелгән. Актерлар - алар бит балалар, медицина хезмәткәре, приют тәрбиячеләре үзләре дә уйнады. Фильмда без авыр тормыш ситуациясенә юлыккан кызның, приютта булганда, якыннарының ярдәме ничек мөһим булуын күрсәтергә теләдек. Һәр тәрбияләнүчегә ярдәмгә килергә әзер булган олы дустының иңбашын тоярга кирәк.
Барлык балалар да үткән төшерү көненнән канәгать калдылар. Ә педагоглар тәрбияләнүчеләрнең экранның икенче ягыннан үзләренә күрә алуларына сөенде.