Яр Чаллы «Доверие " комплекслы үзәгенең ял көне клубында яңа ел алды чаралары узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 7 декабрендә Яр Чаллы шәһәре «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен ял көне клубының «Яңа ел серпантины» исемле чираттагы чара узды.

Очрашу программасы яңа ел тематикасына багышланган иде. Яшь тамашачылар янына кунакка «Малефисента» әкияте геройлары килде. Әкияти конкурсларда катнашып, әкият кунакларының биремнәрен үтәп, балалар һәм ата-аналар фантазия һәм тылсым дөньясына чумдылар.

«Кышкы сулык» мультфильмын карау һәм фикер алышу барышында социаль хезмәт алучылар кыш көне табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар.

Кызыклы конкурсларда актив катнашучыларны һәм шигырь сөйләүчеләрне татлы призлар белән бүләкләү һәркем өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды.

Чара азагында балалар һәм аларның ата-аналары үз куллары белән 2020 ел символы булган «Күсе Алиска» чыршы уенчыгы ясадылар.

Чарада катнашучылар сүзләренә караганда, аларның һәркайсы бик күп уңай хис-кичерешләр, яңа ел алды кәефе һәм онытылмаслык тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International