Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 2019 елның 10 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Йөрәктән ачкыч» дип исемләнгән танышу кичәсе оештырылды.
Чараны Балтачның «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева ачты. Ул мондый очрашулар аралашу өчен генә түгел, ә яңа танышлар, талантлар ачу өчен дә мөмкинлекләр ача дип әйтеп узды.
Кичәдә яшьләр заманча эстрада музыкасы астында биеделәр, уеннарда катнаштылар. Чарадан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләрдән тыш, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар.