Игелекнең тагын бер кисәкчесе

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Благородный И.Н. янына кунакка бардылар.  Илья Николаевич очрашуга бик шат булды, балалар белән рәхәтләнеп әңгәмә корды, үзе турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, Илья Николаевичның актив тормыш рәвеше алып баруына, спорт комплексына йөрүенә, Аксубай районы чараларында катнашуына да гаҗәпләнделәр. Шулай итеп, балалар тагын бер игелеклелек бүләк иттеләр, сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр һәм үз куллары белән ясалган кечкенә генә бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International