ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Инвалидлар декадасы» азагында Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты «нда яшәүчеләргә район китапханәсе хезмәткәрләре кунакка килделәр. 

2019 елның  11 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Хлыстово авыл җирлегеннән кунаклар   «Астра» тернәкләндерү үзәгенә кунакка килде.

Татарстанның Милли музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты актив катнашкан. 

«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә (Казан шәһәре) Казан дәүләт медицина университетының студентлары килеп киттеләр. Стоматология факультетының яшь медиклары балаларга тешләрне ничек чистартырга, теш җепләрен ничек файдаланырга кирәклеген сөйләделәр.

Студентлар тешләрне карау турында сөйләделәр, кариесны профилактикалау турында ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, теш талчыгын бетерү турында сөйләштеләр.

Һәр балага файдалы бүләк тапшырылды.

Ел саен 1-10 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада үткәрелә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иң мөһиме - үзеңне тулы кыйммәтле шәхес итеп тою, актив тормышка җәлеп итү, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән игътибарсыз калмау. 2019 елның 10 декабрендә Әтнә муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоны узды. Чара Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Декаданың максаты - җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау. Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, «Чын йөрәктән» хәйрия фонды рәисе Зиннәтов Мингазиз Зиннәт улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгат улы, Әтнә район үзәк хастаханәсе баш табибы Яруллин Эльдар Шәүкәт улы һәм «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы тантаналы чыгыш ясадылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Концерт барышында инвалид балаларга сертификатлар тапшырылды. Концерттан соң барысы да уңай хис-кичерешләр белән, тормыш авырлыклары  турында бераз гына онытылып, ял итеп, өйләренә таралыштылар.

2019 елның  10 нче декабренда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара, Загидуллина Алия һәм  Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.

  2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Бөтендөнья футбол көне»нә багышланган чара үткәрелде.  Катнашучылар футболның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, уенның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң футбол уйнадылар. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Футбол көне планетаның төрле почмакларында бәйрәм ителә, традиция буенча дустанә матчлар оештырыла. Чөнки күп санлы кешеләр өчен футбол уен гына түгел, ул – уникаль  тормыш стиле, тулы бер фәлсәфә һәм фән.

Ел саен 8 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара рәссам көне билгеләп үтелә. "Тургай» балалар приютында рәссам көне узды. Балалар рәссам һөнәре турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат белделәр.  Бу матур көнне  балалар бөек рәссамнар турында таныштылыр, танылган сәнгать әсәрләрен карадылар, һәм, әлбәттә, балаларга чын рәссамнар булырга булыштылар - аларга палитра һәм буяулар бирделәр. Безнең кечкенә рәссамнар, бик теләп иҗат белән шөгыльләнделәр-кышкы картинаны иҗат иттелэр. Тик буяулар белән генә түгел, ә ваттлы дисклар ярдәмендә

  Инвалидлар декадасы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Арча балалар сәнгать мәктәбенә «аппликация элементлары белән Кышкы пейзаж» рәсем дәресенә һәм «Winter»темасына инглиз теле дәресенә чакырдылар.  

Кичә Буа шәһәренең Район мәдәният йортында Буа муниципаль районы башлыгы кубогына ел саен үткәрелә торган «Яшьләр коррупциягә каршы»дигән эшче яшьләр КВН фестивале булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International