Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре вакытында террорчылык актларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү hәм саклык чараларын арттыру максатыннан 2019 елның 11 декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр уздырылды.
Ел саен декабрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Инвалидлар ункөнлеге” кысаларында күп төрле чаралар уза.
Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 19 социаль хезмәткәр социаль хезмәтләр күрсәтә, шуларның 2се пенсия алды яшендәге хезмәткәрлләр
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова, социаль педагог Елена Макарова белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында, инвалид балаларның һәм аларның әти-әниләренең ялын оештыру максатыннан «Ничек матур бу дөнья» дигән чара уздырдылар.
2019 нчы елның 10 нчы декабре көнне Инвалидлар декадасы кысаларында, Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Альфира Юнысова һәм социаль педагог Елена Макарова 12 нче санлы социаль участогында «Без сезгә кунакка барабыз» дигән акция уздырдылар.
13 нче декабрьдә Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кыш Бабайның остаханәсе» дигән иҗади чара уздырылды.
2019 елның 12 декабрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында балигъ булмаган балалар белән «Патриотизм һәм хәрби бурычка тугрылык»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты:
2019 елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү гамәлдәге РФ Конституциясен – Россия Федерациясенең югары норматив актын кабул итүгә багышланган. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе символларын һәм законнарын белү буенча интеллектуаль викторинада һәм рәсем конкурсында катнаштылар. Әлеге чараларны тормышка ашыру барышында гражданлык, патриотик тәрбия бирү, үз илеңнең казанышлары өчен горурлык һәм Россия халыкларының тарихи үткәненә һәм традицияләренә сак караш формалаштыру бурычлары хәл ителде.
2019 нчы елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен табигый материалдан Яңа ел эшләнмәләре булдыру буенча чара үткәрелде. Яңа елга кул эшләнмәләре – бик мөһим чара. Без һәрберебез, инде олы кешеләр булсак та, тылсым һәм могҗиза көтүебезне дәвам итәбез. Яңа ел алдыннан бу хисләр көчәя бара, чөнки без һәр тапкыр бу әкият кичәсендә көтелгәннең, һичшиксез, чынга ашуына ышанабыз.
"Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” арт-терапия дәресләре.