13 нчы декабрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психолог Сәйфуллина Альбина Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Забировлар гаиләсе белән "Бергә бәхетле булырга" дигән темага чара уздырды
2019 елның 13 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр
“Яхшы һәм начар гадәтләр һәм аларның шаукымнары” дигән темага викторина уздырдылар.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 2019 елның 6 декабрендә эвакуация буенча күнекмә үткәрелде.
Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Ягымлык» үзәгендәге социаль хезмәт алучылар янында кунакта булдылар.
Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлеккә караш үзгәрә башлаган: тәмәке тартмау, спиртлы эчемлекләр кулланмау, наркотиклар кулланмау, спорт белән шөгыльләнү - модада. Күпчелек кешеләр үзләренең иң кыю социаль планнарын тормышка ашыру, гаилә кору, сәламәт һәм теләгән балалары булу мөмкинлеге бирүен аңлый. Сәламәтлек һәр яшьтә дә кирәк. 12 декабря 2019 г. Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы «Гимназия» урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә катнашучылар «кеше сәламәтлеге»төшенчәләре белән таныштылар. Үзәк психологы Амирзанова Ю.Р.. психологик күнегүләр үткәрде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар күтәренке күңел һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Арчаның 2нче урта мәктәбенә бәйрәм концертына чакырдылар. Балаларны мәктәп белән таныштырдылар: аларга кабинетлар, ашханә һәм китапханә күрсәттеләр, шулай ук реабилитантлар укучы яшьтәшләре белән аралаштылар.
Вак моторика сабый яшеннән табигый рәвештә үсә башлый.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Яңа елда шифалы чәй» дигән темага мастер-класс үткәрде.
«Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Хузина Г.И. «Сарман FM» җирле радиосында чыгыш ясады.
Ул Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 204 санлы Указын (07.05.2018) тормышка ашыру кысаларында мөһим милли проектларның берсе — “Демография” проекты буенча районда алып барыла торган эшләр белән таныштырды, милли проектлар кысаларында халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркеменә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.
Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән күпьяклы эшчәнлек алып бара, шул исәптән, ата-аналар яман бәйлелеккә ия һәм алкоголь куллана торган патронат гаиләләр арасында сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.