Ворлдскиллс программасы буенча һөнәри әзерлек.

2019 елның 13 декабре, җомга

Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 19 социаль хезмәткәр социаль хезмәтләр күрсәтә, шуларның 2се пенсия алды яшендәге хезмәткәрлләр. Ике хезмәткәр дә "Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы"һөнәре (вазыйфасы буенча) буенча һөнәри белем алдылар. Укулар ворлдскиллс программасы буенча үтте, "Казан медицина көллияте" ндә узды, - бу төр һөнәрнесоциль хезмәткәрләр үзләре сайладылар, уку дәверендәге   алган белем белән бик канәгать калдылар.

Программа 144 сәгать тәшкил итте, укулар хезмәт эшчәнлегеннән аерылмыйча гына башкарылды. Укыту вакытында түбәндәге тематика буенча предметларны өйрәнделәр:" Хәзерге заман профессиональ технологияләре"," Медицина оешмасы шартларында һәм өйдә пациентларны/туганнарны укытуны гамәлгә ашыру " һ. б.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International