13 нче декабрь көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” тәрбиячесе Минабутдинова Оксана арт-терапия буенча чираттагы дәресен үткәрде. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар рәсемнәр буядылар. Дәрестә социаль хезмәтләр алучылар төрле төсләрне кушып билгеле бер рәсем формалары ясадылар.
Өлкәннәр өчен буяу белән шөгыльләнү - ул кешене рәсемгә төшенергә мәҗбүр итә торган, нерв системасын тынычландыручы үзенчәлекле релаксация. Ул рәсемгә чумып, күпмедер вакытка бөтен нәрсә турында да оныта.
Рәсемнәрне буяганда кеше үз хис-тойгыларын интуитив дәрәҗәдә кәгазьгә төшерә. Аның нерв системасы тынычлана, тигез халәт җитә, ә стресс һәм тискәре яклары кәгазьдә кала!
Бу бизәү өлкәсендә өлкәннәр үзләрен кечкенә бала кебек хис итәләр, башка проблемалар һәм бурычларын каядыр югала. Мондый дәресләр өлкәннәрне киеренке халәттән чыгара һәм онытылырга мөмкинлек бирә.