Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россия Федерациясе Конституциясе көне

2019 елның 13 декабре, җомга

   2019 елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү гамәлдәге РФ Конституциясен – Россия Федерациясенең югары норматив актын кабул итүгә багышланган. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе символларын һәм законнарын белү буенча интеллектуаль викторинада һәм рәсем конкурсында катнаштылар. Әлеге чараларны тормышка ашыру барышында гражданлык, патриотик тәрбия бирү, үз илеңнең казанышлары өчен горурлык һәм Россия халыкларының тарихи үткәненә һәм традицияләренә сак караш формалаштыру бурычлары хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International