«Ничек матур бу дөнья». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 13 декабре, җомга

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова, социаль педагог Елена Макарова белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында, инвалид балаларның һәм аларның әти-әниләренең ялын оештыру максатыннан «Ничек матур бу дөнья» дигән чара уздырдылар. Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.

Әлеге чара мөмкинлекләре чикле балаларга күңел җылысының бер өлешен бүләк итәргә һәм аларның әһәмиятле һәм яратканлыкларын искәртергә бер сәбәп булып торды. Белгечләр балалар белән берлектә В.Катаев әкияте мотивлары буенча “Җиде чатлы чәчәк” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре барысы бергә “Барлык балалар да җирдә сәламәт һәм бәхетле булсын!” могҗиза һичшиксез булырга тиеш дигән ышаныч белән чәчәк таҗларын өзеп, төрле биремнәр үтәделәр. Чара барышында балалар биеделәр, уйнадылар, җырлар җырладылар. Балаларның шатлыкларының чиге булмады.  Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International