2019 нчы елның 10 нчы декабре көнне Инвалидлар декадасы кысаларында, Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Альфира Юнысова һәм социаль педагог Елена Макарова 12 нче санлы социаль участогында «Без сезгә кунакка барабыз» дигән акция уздырдылар. Алар III нче дәрәҗәдәге сәламәтлек чикләве булган күп балалы гаиләдә булдылар.
Социаль педагог Кар Кызы киеменә киенеп кыш бабайның ярдәмчесе ролендә чыгыш ясады һәм гаиләгә волонтер балалар ясаган Яңа ел могҗизасы-чыршы тапшырдылар. Белгеч гаилә белән бергә Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен искә төшерделәр. XV гасырга кадәр Русьтә Яңа календарь елы 1 марттан башлануы турында искәртеп үттеләр. Бары 1700 нче елда гына Петр I үз Указы белән Россия, башка ауропа илләре кебек үк, елны 1 гыйнварда башларга дигән карар чыгара. Һәр шәһәрдә һәм йортта традицион рәвештә урнаштырылган Яңа ел бәйрәменең иң якты атрибуты, әлбәттә, яңа ел чыршысы. Традицион рәвештә Яңа елны Гаилә һәм иң якыннар белән бәйрәм өстәле артында каршы алалар.
Очрашу ахырында белгечләр гаиләгә яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары: гирлянда, төрле пиротехника куллану турында искә төшерделәр.