«Патриотизм һәм хәрби бурычка тугрылык» турында батырлык дәресе
Проблеманың актуальлеге шунда ки, хәзерге балалар туган ил, халык гореф-гадәтләренең үзенчәлекләре турында аз белә, якын кешеләргә, шул исәптән төркемдәге иптәшләргә карата битараф, читләрне бик сирәк кызгана. Гаиләдә әхлакый-патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча ата-аналар белән эш җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
2019 елның 12 декабрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында балигъ булмаган балалар белән «Патриотизм һәм хәрби бурычка тугрылык»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты:
1. Нәрсә ул патриотизм һәм хәрби бурыч белергә
2. Хәрби хезмәткәрнең Ватан сакчысы буларак вазыйфаларын билгеләргә.
3. Хәрби хезмәткәрнең төп сыйфатын билгеләргә.
4. Үз Ватаныңны, халкыңны, тарихыңны ярату хисен тәрбияләргә.
5. Укучыларда Ватанга фидакарь хезмәт иткән һәм аны Бөек Ватан сугышы елларында саклаган хәрби хезмәткәрләргә горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар «патриотизм» сүзенен мэгънэсе турында сөйләштеләр, Ватанны саклаучыларның Ватанга фидакарь хезмәт итү мисалы турында презентация карадылар. Чара ахырында, балалар ясаган рәсемнәрдән «Алар теләсә кайсы вакытта җиңү сафы белән барырга тиеш»дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.