Спорт сөюче тернәкләнүчеләр арасында саф hавада « Күңелле старт» дип исемләнгән спорт уены оештырылды

2019 елның 13 декабре, җомга

Ел саен декабрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Инвалидлар ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 12 нче декабрьдә спорт сөюче тернәкләнүчеләр арасында саф hавада « Күңелле старт» дип исемләнгән спорт уены оештырылды. Шунысы кызык, нинди генә мөмкинлекләре чикле булуга карамастан командада катнашучылар беренчелекне яулап, җиңүгә омтылдылар. Командалар өчен сынау  - төрле конкурслар аша барды.  Ярышучыларның беренчелекне бер дә бирәсе килмәде. “Күңелле старт” уены бер сулышта актив спортчылар катнашында узып та китте. Ярыш аларга яшәргә көч, сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International