«Яңарыш» үзәгендә «Кыш бабай остаханәсе» ачылды.

2019 елның 13 декабре, җомга

13 нче декабрьдә Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кыш Бабайның остаханәсе» дигән иҗади чара уздырылды.

Максат- бәйрәм алды кәефен һәм тылсым атмосферасын тудыру, балаларның һәм ата-аналарының иҗади активлыгын үстерү.

Яңа ел уенчыклары ясау буенча остаханә ачу үзәкнең матур традициясенә әйләнде, бу юлы балалар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп «Бәйрәм итекләре» тектеләр һәм бизәделәр.

“Кыш Бабай остаханәсе" әле күп эшләр башкарырга тиеш – балалар үзләре мамык, кул эшләнмәләре, сувенирлар, открыткалар һәм башка Яңа ел бизәкләре ясый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International