ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты коллективы үзешчән сәнгатьтә катнашты. 

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында янгынга каршы профилактика үткәрү максатыннан, Әтнә муниципаль районында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрнең яшәү урыннарын тикшерү буенча эш оештырылды. Әлеге тикшерүдә «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә полиция, янгын сүндерү хезмәте, газ оешмасы, район электр челтәре хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре дә катнашты. Рейдлар барышында белгечләр газ җиһазларының төзеклеген, электр үткәргечләрнең торышын тикшерделәр һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрделәр. Авыл халкы әлеге акцияне уңай кабул итә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә кызыксындырган сорауларын биреп күп кенә файдалы мәгълүмат белә алдылар. Хәзерге вакытка районның 7 авыл җирлегендә яшәүче гаиләләр тикшерелде.

Еш кына үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль рәвештә йөрү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар даими чит кеше ярдәме кирәклеге  проблемасы белән очраша.

Бүген Нурлатның интернат-йортында яшәүчеләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Яңа ел концерты белән       «Халыклар дуслыгы йорты»коллективы кунака килде.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Батыршин Габбас Шәйхелислам улын туган көне белән котларга  социаль яклау идарәсенең территориаль органы начальнигы Терентьева о.Г. һәм Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Абдуллин з. к. килде.

17 декабрь көнне "Берёзка" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Минзәлә шәһәреннән килгән һәвәскәр шагыйрә Әлфирә Шәйхразый кызы Муфтахованың "Күңел чишмәләре" дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелде.

19 нчы декабрь көнне  Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  яшәүчеләр  Юкәче авылында урнашкан “Казан Изге Ана иконасы” чиркәүендә  булдылар.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ел саен “Иҗтимагый инициатива” республика социаль проектлар конкурсында катнаша. 2019 елның сентябрендә Яр Чаллы комплекслы үзәге “Балалар хокукларын яклау һәм гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң яхшы практикалар” номинациясендә җиңүче дип танылды.

2019 нчы елның 19 нчы декабрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Чаллыгаз» ЭПУ хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә чираттагы рейд оештырды.           

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова "Билгесез солдат көне»нә багышланган Батырлык дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International