Әтнә районында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрнең яшәү урыннарын тикшерү буенча эш оештырылды

2019 елның 20 декабре, җомга

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында янгынга каршы профилактика үткәрү максатыннан, Әтнә муниципаль районында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрнең яшәү урыннарын тикшерү буенча эш оештырылды. Әлеге тикшерүдә «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә полиция, янгын сүндерү хезмәте, газ оешмасы, район электр челтәре хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре дә катнашты. Рейдлар барышында белгечләр газ җиһазларының төзеклеген, электр үткәргечләрнең торышын тикшерделәр һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрделәр. Авыл халкы әлеге акцияне уңай кабул итә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә кызыксындырган сорауларын биреп күп кенә файдалы мәгълүмат белә алдылар. Хәзерге вакытка районның 7 авыл җирлегендә яшәүче гаиләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International