17 декабрь көнне "Берёзка" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Минзәлә шәһәреннән килгән һәвәскәр шагыйрә Әлфирә Шәйхразый кызы Муфтахованың "Күңел чишмәләре" дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелде. Китапханәче Дания Хисамова шагыйрәнең биографиясе һәм аның "Шигырьләрем бүләк булсын"дигән шигырьләр җыентыгы белән таныштырды. Аннан соң Әлфирә Шәйхразый кызы ял итүчеләрне үзенең шигырьләре белән таныштырды.
Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан МөзәмилШәкуров, Баулы районының Исергәп авылыннан Ирек Тимаев, Лениногорскийдан Гөлфия Вәлиева кичәнең герое һәм ял итүчеләр өчен үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Кичә дәвамында үз әсәрләре, тормыш мисаллары һәм җырлары белән чыгыш ясаучылар «Күңел чишмәләре»дигән мәгънәне расладылар.
«Берёзка» тернәкләндерү үзәге китапханәчесе Дания Хисамова Әлфирә Муфтахованы котлап, аңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләде, истәлекле бүләк тапшырды һәм барлык оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт белдерде.
45 кеше катнашты. .jpg)