Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Билгесез солдат көне»

2019 елның 20 декабре, җомга

  

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова "Билгесез солдат көне»нә багышланган Батырлык дәресе үткәрде.

   Дәрестә әлеге истәлекле датаның килеп чыгу тарихы сөйләнде. Балалар таныш булмаган солдатны күмү турында видеоматериал карадылар. Алар бик актив булдылар, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Кешеләрнең тыныч тормышы өчен һәләк булган билгесез солдат изге куңелле, батыр һәм кыю булганнын искәртеп үттеләр тормышы бәрәбәренә сугыш кырында башын салган солдат турында балалар соклану һәм рәхмәт хисе белән тыңладылар. Чара ахырында һәләк булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

   Мондый дәрес балалар алдында бу көнне бәйрәм итүнең әһәмиятен ача, Ватанга патриотизм һәм мәхәббәт хисләре тәрбияли, сугышта катнашучылар мисалында Ватанны дошманнардан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә, кучыларның совет халкының батырлыгы турындагы күзаллауларын киңәйтә, Бөек Җиңүнең бөеклеген ача һәм үз халкының армиясе өчен горурлык хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International