Тукай муниципаль районының "Шәфкать" үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш оештырганнар

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 нчы елның 19 нчы декабрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Чаллыгаз» ЭПУ хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә чираттагы рейд оештырды.           

Чара барышында халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырылды. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга газ һәм электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Гражданнарның гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймаска, ә кайбер очракларда кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International