"Туган як җәүһәрләре»халык иҗаты фестивале.

2019 елның 20 декабре, җомга

Чирмешән муниципаль районында «туган як җәүһәрләре»халык иҗаты фестивале уза. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты коллективы үзешчән сәнгатьтә катнашты. Хезмәткәрләр тарафыннан ике «Ак каен» һәм «Русская душа» ансамбле оештырылды, алар рус һәм татар телләрендә җырлар әзерләгәннәр иде. Ә формалашкан "Идел таңнары" бию коллективы лирик бию Әзерләде. Фестивальдә интернат-йортта яшәүчеләр дә булды.  Ә район мәдәният йортына керә алмаучылар өчен әлеге чыгышны экран буенча учреждениегә карау оештырылды. Социаль хезмәт алучылар концертны бик теләп карадылар һәм үзләренең хезмәт күрсәтүче персоналы өчен бик горурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International