Яр Чаллы “Доверие” үзәгендә “Хәтер шәме” социаль проектын тормышка ашыру эшләре башланды

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ел саен “Иҗтимагый инициатива” республика социаль проектлар конкурсында катнаша. 2019 елның сентябрендә Яр Чаллы комплекслы үзәге “Балалар хокукларын яклау һәм гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң яхшы практикалар” номинациясендә җиңүче дип танылды.

19 нчы декабрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Хәтер шәме” социаль проекты белән таныштыру җыелышы узды, аның барышында проект җитәкчесе Калинин Иван Михаил улы учреждение белгечләрен социаль проектның эчтәлеге, аны тормышка ашыру технологиясе белән таныштырды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” проекты “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга юнәлдерелгән.

Эшнең нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган социаль әһәмиятле чараларда максатчан төркем балигъ булмаган балалар өчен уңайлы шартлар тудыру тора.

Проектны тормышка ашыру кысаларында бүгенгесе көндә YouTube сайтында “Хәтер шәме” мәгълүмати каналын булдыру буенча актив эш алып барыла. Әлеге каналда Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләүче максатчан төркем балигъ булмаган балалар катнашында видеороликлар урнаштырылачак. Видеороликларны ясау өчен ата-аналар белән берлектә эзлекле эш алып барыла, шулай ук мәгълүмати һәм демонстрацион материал әзерләү, балигъ булмаганнар белән психологик эш алып бару, аларда сәхнә осталыгы, сәхнә мимикасы, сөйләм дикциясе буенча аерым дәресләр дә каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International