Еш кына үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль рәвештә йөрү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар даими чит кеше ярдәме кирәклеге проблемасы белән очраша.
Бу мәсьәлә хәтта авыру кешенең туганнары булган очракларда да кискен тора. Чөнки гомереңне яткан авыруларны тәрбияләүгә багышлау еш кына тормыш проблемаларын чишәргә, эш яисә уку, башка гаилә әгъзалары турында кайгыртырга мөмкинлек бирми. Ә сиделка хезмәте арзан тормый.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль хезмәткәрләрдән тыш, ярдәм кулы сузучылар булмаска да мөмкин.Әмма социаль хезмәткәрләр дә һәрвакыт янәшәдә була алмый.
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, хәл уңай якка үзгәрде, аның кысаларында сиделка хезмәтен мөстәкыйль рәвештә түли алмаган кешеләргә дәүләт ярдәмгә килә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2019 елда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру чаралары турында” 2019 елның 30 июлендә кабул ителгән 634 номерлы карары нигезендә Татарстанның 6 муниципаль районында (алар арасында Зәй муниципаль районы да бар) “Сиделка”хезмәте күрсәтү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Гамәлгә ашыру вакыты 2019 елның 2 сентябреннән 31 декабренә кадәр.
Әлеге проект кысаларында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган һәм медицина күзлегеннән каршы күрсәткечләре булмаган пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтеннән яки мөмкинлегеннән мәхрүм булган инвалидларның өйләренә барып бушка төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге вакытта Зәйдә мондый ярдәм 5 өлкән кешегә күрсәтелә.
Сиделка хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашырганнан соң пилот проектының максатчан төркеменә эләккән өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләрнең тормыш сыйфаты сизелерлек яхшырды.Хәзер аларга тәүлегенә 12 сәгать сиделка ярдәм итә, ул аларның физик ихтыяҗларын һәм үтенечләрен канәгатьләндереп кенә калмыйча, психологик комфорт турында кайгыртучы да.Бу психоэмоциональ халәттә генә түгел, физик яктан да уңай чагылыш тапты:даими карау һәм кайгырту 2 өлкән кешегә үзләренең функциональ статусын яхшыртырга һәм кайбер функцияләрен торгызырга ярдәм итте.
2019 ел тәмамлану белән, пилот проектының гамәлдә булуы да тәмамланып килә. Әмма бу 2020 елда Зәйдәге аз хәрәкәтләнүче гражданнар социаль ярдәмсез калачак дигән сүз түгел. Сиделка хезмәтләре “Сиделка хезмәтләре” инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелүен дәвам итәчәк.