Нурлат интернат-йортында Яңа ел концерты.

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Нурлатның интернат-йортында яшәүчеләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Яңа ел концерты белән « Халыклар дуслыгы йорты»коллективы кунака килде. Чарада хәрәкәтле уеннар, биюләр һәм җырлар күп иде. Өлкәннәр шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, табышмаклар чиштеләр. Яңа ел музыкасы астында барысы да биергә кереште. Кичә бик уңай шартларда узды һәм бәйрәмне оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International