19 нчы декабрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Юкәче авылында урнашкан “Казан Изге Ана иконасы” чиркәүендә булдылар. Василий атакай белән дога кылдылар, шәм куйдылар, яраткан изгеләрнең иконалары янында булдылар. Шулай ук Василий атакай могҗизалар тудыручы Николай тарихы турында сөйләде.
Николай Чудотворец иң куәтле изгеләрнең берсе санала, ул чыннан да үзенә мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итә. Ул баласызга бала табарга, фәкыйрьләргә байлык табарга ярдәм итә, авыруларга сәламәтлек бирә, шулай ук кешене туры юлга гына җибәрә. Иң мөһиме-изгеләргә дөрес итеп мөрәҗәгать итү.
Интернат-йортында яшәүчеләр чиркәүгә барудан рухи байлык алдылар.