ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгын арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре 18-75 яшьлек барлык төркемнәр өчен финанс грамоталылыгы буенча электрон белем бирү курсы үттеләр.

 

Бүген, 25 декабрь көнне, Чирмешән муниципаль районының инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы булып узды. 

«Гарденотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында “Исток-Башлангыч” “халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә” социаль эш буенча белгеч Эльмира Минхайрова социаль хезмәткәрләр белән “бүлмә үсемлекләре, аларны үстерү һәм карау үзенчәлекләре” темасына дәрес үткәрде.

"Яхшылык эшләргә ашыгабыз!"шундый девиз астында хәйрия акциясе узды.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Могҗиза күпере»дип исемләнгән яңа ел арттерапия чарасы үткәрде.

Өлкән кешеләр өчен янгын куркынычсызлыгы аеруча зур әһәмияткә ия. Өлкән кешеләрнең  хәрәкәтләре акрыная, куркынычны аңлау дәрәҗәсе кими, шуңа күрә  бу кешеләр үзләре үк янгын чыгарырга мөмкин.

Арчаның “Өмет чаткысы”  балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларын өйрәнәләр. Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда шуа алмый. 

Быел Кыш бабайларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады Байлар Сабасында гына түгел Лесхоз бистәсендә дә узды.

Кыш бабайлар белән Кар кызлары һәм төрле геройлар йөреше бөтен Саба районында яшәүчеләр өчен Яңа ел традициясенә әверелде. Парадта теләге булган һәркем катнаша ала. Нәкъ менә шуңа күрә төрле Кыш бабай һәм Кар кызлары, әкиятләрнең төрле персонажларын очратырга мөмкин.

Күп кенә кешеләр үзенә махсус образлар сайлый. Төп максат үтеп баручы һәм парадта катнашучыларны Яңа ел кәефе белән кызыксындыру.

Безнең интернат хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм үз чиратында чегәннәр образында парадта катнашучыларны һәм кунакларны Яңа ел кәефе белән сөендерде.

 

28 декабрьдә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә традицион Яңа ел бәйрәмнәре узачак.

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә 25 декабрьдә «Инициаторы твоего детства»  иҗтимагый оешмасы волонтерлары «Дөнья илләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр, анда 34 реабилитант һәм 12 ата-ана катнашты.

Сәяхәткә балалар Мисс Перчик һәм Мистер Перчик белән киттеләр. Балалар дөнья тирәли мавыктыргыч сәяхәт кыла алдылар, анда алар дөньяның төрле илләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, белемнәрен баеттылар һәм күзаллауларын киңәйттеләр. Балалар рәхәтләнеп табышмакларга җавап бирделәр, уйнадылар, җырлар җырладылар.

Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International