Өлкән кешеләр өчен янгын куркынычсызлыгы аеруча зур әһәмияткә ия. Өлкән кешеләрнең хәрәкәтләре акрыная, куркынычны аңлау дәрәҗәсе кими, шуңа күрә бу кешеләр үзләре үк янгын чыгарырга мөмкин. Шуның белән бергә янгын вакытында ялгыз яшәүче өлкән кешегә бинадан чыгу да зур проблема. Ә бит өлкән яшьтәге кешеләрнең якынча өчтән бере берүзе генә яши һәм янгын чыккан очракта аларга ярдәм итүче дә юк. “Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәмәтле йөрәк” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү белгечләре “Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга” дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр һәм аларга белешмәләр өләштеләр.