«Гарденотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында “Исток-Башлангыч” “халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә” социаль эш буенча белгеч Эльмира Минхайрова социаль хезмәткәрләр белән “бүлмә үсемлекләре, аларны үстерү һәм карау үзенчәлекләре” темасына дәрес үткәрде. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратында, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән укулар үткәрделәр. Дәреснең тематикасы ел вакытын исәпкә алып төзелгән, шулай ук өстәмә рәвештә өй чәчәкләрен карау буенча махсус белешмәлекләр эшләнгән - бу өстәмә тукландыру, су сибү, обрезка һәм башка шундый эшләр. Технологияне тормышка ашыруда 34 хезмәт күрсәтүче катнаша.
Әлеге тәҗрибә шуны күрсәтә: өлкән яшьтәге кешеләр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый, алар энергиягә һәм уңай эмоцияләргә бай.