28 декабрьдә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә традицион Яңа ел бәйрәмнәре узачак. Бу вакыйгага балалар, ата - аналар һәм хезмәткәрләр алдан әзерләнә башлыйлар: кабинетларны бизиләр, "Кабинетны иң яхшы бизәу" конкурсы өчен мини-инсцинировка ясыйлар һәм, әлбәттә, чыршы тирәли тамаша әзерлиләр һәм репетицияләр үткәрәләр. Быел тамашаны үткәрүдә безгә КФУ волонтерлары ярдәм итәчәк.