Быел Кыш бабайларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады Байлар Сабасында гына түгел Лесхоз бистәсендә дә узды.
Кыш бабайлар белән Кар кызлары һәм төрле геройлар йөреше бөтен Саба районында яшәүчеләр өчен Яңа ел традициясенә әверелде. Парадта теләге булган һәркем катнаша ала. Нәкъ менә шуңа күрә төрле Кыш бабай һәм Кар кызлары, әкиятләрнең төрле персонажларын очратырга мөмкин.
Күп кенә кешеләр үзенә махсус образлар сайлый. Төп максат үтеп баручы һәм парадта катнашучыларны Яңа ел кәефе белән кызыксындыру.
Безнең интернат хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм үз чиратында чегәннәр образында парадта катнашучыларны һәм кунакларны Яңа ел кәефе белән сөендерде.