Яңа ел алды ярышлары

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген, 25 декабрь көнне, Чирмешән муниципаль районының инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада катнашучылар өчен өстәл уеннары буенча яңа ел алды ярышы, Кыш бабай һәм Кар кызы котлауы, лотерея уены һәм бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Катнашучылар арасында Безнең «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә яшәүчеләр : Шиһабетдинов Ленар, Минсафина Оксана һәм Писагин Артем да бар иде. Алар барысы да ярышларда катнаштылар, призлы урыннарга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International