«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Могҗиза күпере»дип исемләнгән яңа ел арттерапия чарасы үткәрде.
Арттерапиянең максаты: бәйрәм атмосферасы тудыру, декоратив-гамәли иҗат аша үз сәләтеңне күрсәтү һәм конструктив хезмәттәшлек сәләтен үстерү.
Көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Бу вакытта балалар һәм өлкәннәрнең тылсымлы, серле, әкияттәге кебек һәм ни дә булса яңалык көтүе гаҗәп түгел. Гаиләдә һәм мәктәптә бу бәйрәмгә балачак елларында күңелле итеп әзерләнүнең матур мизгелләрен искә алыр вакыт җитте.
Социаль хезмәт алучыларның узган һәм хәзерге тормышларының истәлекле бәйләнеше- арттерапиядә могҗиза күперенең төп нигезе булды. Катнашучылар, дуслары яки гаиләләре, сыйныфташлары белән бергә кәгазьдән чылбырлар ясау, чыршы һәм бүлмәләрне бизәүдә катнашу -күңел күтәрүче чара икәненә инандылар. Гади, төрле төстәге эшләнмәләр яңа ел алдыннан бәйрәм кәефен күтәреп, тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм җылылык китерүенә ышандылар.
Белгеч катнашучыларга чылбырның яңа төрен ясарга тәкъдим итте, аның төсле кәгазь битләреннән ничек җыелуын күрсәтте. Мавыктыргыч шөгыль һәм бер-берең белән чын күңелдән аралашу, социаль хезмәт алучыларга "Йөрәк рәвешендәге боҗралардан чылбыр", оригиналь гирляндалар төзүдә җиңеллек бирде. Кайбер катнашучылар хәтта катлаулы композицияләр да ясадылар. Фикер алышу барышында катнашучылар бу чараның уйлау сәләтен үстерүен, аның кулларның вак моторикасына уңай йогынты ясавын, оныклар белән шөгыльләнүдә иҗат төре булып торуын һәм бер-берсенең мәнфәгатьләре турында да белергә мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр.
Чарада 8 кеше катнашты.