Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 25 декабрьдә «Инициаторы твоего детства» иҗтимагый оешмасы волонтерлары «Дөнья илләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр, анда 34 реабилитант һәм 12 ата-ана катнашты.
Сәяхәткә балалар Мисс Перчик һәм Мистер Перчик белән киттеләр. Балалар дөнья тирәли мавыктыргыч сәяхәт кыла алдылар, анда алар дөньяның төрле илләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, белемнәрен баеттылар һәм күзаллауларын киңәйттеләр. Балалар рәхәтләнеп табышмакларга җавап бирделәр, уйнадылар, җырлар җырладылар.
Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.