Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Чаңгыда йөрү

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы”  балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларын өйрәнәләр. Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда шуа алмый. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәр балага ярдәм  итә һәм чаңгыда дөрес итеп шуарга йөрәтә.  

Педагог фикеренчә, чаңгыда йөрү ул күңелле спорт-массакүләм генә түгел, шулай ук сәламәтләндерү чарасы да. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыру чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International