ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 27 нче декабрендә Яңа ел тамашаларын үткәрү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Яңа ел барыбыз өчен дә» дигән социаль-анимацион акция уздырдылар.

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.

Яңа ел – могҗизалар тормышка аша торган искиткеч күңелле вакыт. Шушы уңайдан Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Лэйсен” балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәөрәме үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, кызыклы очрашулар клубында “Тибрәлә җыр күңелләрдә” дигән иҗади очрашу узды.

 

Яңа ел могҗизалар, бүләкләр һәм теләкләрнең үтәлеше чоры. Әгәр дә чит баланы сөендерү мөмкинлеге дә булса, бу - икеләтә бәхет.

Әлеге матур бәйрәм кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе бик яхшы, игелекле акция үткәрергә ярдәм итте. Авыр дәрәҗәдәге 19 инвалид балага партия исеменнән бүләкләр - Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге акцияне әкияти итәргә булыштылар: балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы рәвешендә котладылар.

Балалар бәйрәм кәефенең бер өлешен алдылар һәм күпкә бәхетлерәк булдылар дип ышанасы килә.

Яңа ел - ул иң яраткан гаилә бәйрәме. Нәкъ менә шул вакытта барлык туганнар берләшә, барысын да бергә эшли башлыйлар. Олы һәм тату гаиләдәге кебек өлкәннәр өчен интернат-йортта бу бәйрәмне зурлап үткәрделәр.

        

2019 елның 28 декабрендә Әтнә муниципаль районының аз керемле гаиләләреннән 15 бала Казанның Химиклар сараенда «Поляр арты әкияте» исемле яңа ел әкиятен карадылар. «Наз» хәйрия фонды аларга шундый күңелле сюрприз әзерләгән иде. Һәр бала үткәрелгән чарадан, Казанны күрүдән бик күп уңай эмоцияләр алды. Чөнки авыл җирендә яшәүче балалар өчен мондый хәл еш булмый. Спектакльдән соң барлык тамашачыларны да чыршы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу көтте. Балалар кечкенә пингвиннар Виня һәм Миня, ак аюлар белән җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Спектакль тамашачыларны музыка, ут һәм гаҗәеп маҗаралар белән тулы поляр патшалыкка алып кереп, кешелексезлекне җиңү һәм яхшылыкның нинди зур көчкә ия булуы турында уйланырга мәҗбүр итә.

Күптән түгел Нурлат социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгендә көмеш яшендәге волонтерлар пәйда булды. Бу - Нурлатның физик һәм мораль көчләрен тойган,  тормыш тәҗрибәсен тормышка ашыру теләге булган актив һәм инициативалы гражданнары.


29
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

29 декабрь көнне Югары Утар балалар йортына волонтерлар килде. Алар бик кызыклы, яңа ел программасын күрсәттеләр.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 28 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Яңа ел хыяллары” дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International