«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Тибрәлә җыр күңелләрдә” дип исемләнгән кызыклы очрашулар клубында иҗади очрашу

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, кызыклы очрашулар клубында “Тибрәлә җыр күңелләрдә” дигән иҗади очрашу узды.

Чараның максаты: республиканың актив, сәләтле кешеләр тормышы, иҗаты белән танышу,  сугыш дәһшәтен кичергән өлкән буынга горурлык, хөрмәт тәрбияләү, республика гражданнарының тормыш авырлыкларын һәм социаль активлыгын җиңүгә этәргеч көч үстерү.

Композитор, дирижер, аккордеонист, рәссам, шагыйрь, педагог Зөфәр Ярулла улы Сәгыйтов һәм аның хатыны Людмила Михайловна музыка мәктәбе укытучысы, музыкант - шәһәребезнең иҗади гаиләсе  кызыклы очрашулар клубының кунаклары булдылар.

Сәгыйтов Зөфәр Яруллович, Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, ул: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «Яр Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» медальләре, СССР Композиторлар берлегенең алтын медале һәм дипломы белән бүләкләнгән, композиторларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты исеменә лаек булган һәм  «Камаз» төзелеше ударнигы исемен алган.

Социаль хезмәт алучыларны, Зөфәр Ярулловичның хезмәт эшчәнлеген авыр сугыш елларында 14 яшеннән үк башлап җибәрүе бик тәэсирләндерде. Алар аның «Сугыш чоры балалары» картинасы язылуга һәм аның үзе иҗат иткән “Тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары” җыры белән бәйләнешенә этәргән дулкынландыргыч тарих белән таныштылар.  Людмила Михайловнаның бу җырны музыкасыз башкаруы  аларны таң калдырды.

Зөфәр Сәгыйтов безнең Чаллы шәһәре турында җыр язган беренче композитор. Хәзер аның җырлары телевидение, радио аша, барлык шәһәр чараларында яңгырый.  Татарстан Республикасының алтын фондында булган җырлары да бар. Зөфәр Ярулловичның картиналары шәһәрнең Картиналар галереясында күрсәтелә. Социаль хезмәт алучыларга аның җырларын тыңлау мөмкинлеге тудырылды: Әхмәт Ерекей шигыренә, Зөфәр Сәгыйтов музыкасына «Йөрәк җыры» дигән җыр, татар телендә һәм рус телендә шәхси тәрҗемәдә башкарылды.  «Исэ жылы жиллэр» дигән җырны Зөфәр Яруллович сүзләрен һәм музыкасын үзе язган һәм аны  хатыны Людмила Михайловнага багышлаган. 

Иҗади очрашуны тәмамлап, Людмила Михайловна барлык катнашучыларга, Зөфәр Сәгыйтов көе, Гөлшат Зәйнәшева шигыренә язылган «Тибрәнә жыр кунелдә» дигән җырны бергәләп башкарырга  чакырды, ул бу җырны кешеләр халык җыры дип санауларын белдерде.

Чараны Зөфәр Яруллович язган картина-портретлары слайд-презентациясе белән үрелеп барды.

 Социаль хезмәт алучылар кунакларга бай эчтәлекле иҗади очрашу,  күңелләрдә дәрт һәм рух тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International