Конкурсның максаты: балалар йортында бәйрәм мөхите тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Балачакта һәрберебезнең дә күңелендә йөрткән татлы хыяллары була. Хыялларга бирелеп кеше яши, иҗат итә. Без дә балалар белән әзрәк хыялланып алырга булдык эле. Яңа ел- һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Шул исәптән, без балалар белән “Яңа ел хыяллары” дип аталган рәсем конкурсы оештырырга булдык. Чарада 4 бала канташты. Балалар бик тырышып матур итеп рәсемнәр ясадылар.Һәрбер баланың узенчәлекле хыялы килеп чыкты. Әйтерсең лә, чын кышкы яна ел әкияте хасил булды.Конкурста куелган максатларга ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.