Яңа ел – могҗизалар тормышка аша торган искиткеч күңелле вакыт. Шушы уңайдан Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Лэйсен” балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәөрәме үткәрделәр. Балаларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хуҗҗанов Муса Рөстәм улы килде.
Балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән маҗаралы сәяхәткә юл тоттылар. Яңа ел композицияләре белән бизәлгән залда балалар башкаруында Яңа ел җырлары, шигырьләр яңгырады. Кыш Бабай һәм Кар кызы традиция буенча һәр балага татлы Яңа ел бүләкләре тараттылар. Балалар күңелле конкурсларда катнашып, биюләр, уеннар уйнап, чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр.
Бәйрәм табын артында дәвам итте.