2019 нчы елның 27 нче декабрендә Яңа ел тамашаларын үткәрү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Яңа ел барыбыз өчен дә» дигән социаль-анимацион акция уздырдылар.
Балаларны Яңа ел белән котларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм күңелле Панда килде. Иң элек күңелле Панда һәм Кар Кызы Кыш Бабайдан юллама табарга һәм аны чакырырга тәкъдим иттеләр. Балалар Кыш бабайны зур канәгатьләнү белән каршы алдылар, кул чабып, елмаеп, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, ә аннары Яңа ел бүләкләре алдылар. Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм һәм тылсым дөньясына чумдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Ата-аналар балаларына күрсәтелгән игътибар, җылылык һәм бәйрәм кәефе өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.