«Яңа ел әкияте». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.

Чакырылган кунаклар өчен «Алтын ачкыч» курчак театр студиясенә йөрүче балалар тарафыннан «Тавык эзләгәндә» спектакле әзерләнде һәм күрсәтелде. Спектакль тамашачылар алкышлары белән үрелеп барды һәм бәйрәмнең иң кечкенә кунакларына да бик ошады. Курчак персонажлары-төлке һәм Бүре- балаларны Кыш Бабай китергән татлы бүләкләр белән сыйладылар. Спектакльне караганнан соң балалар һәм олылар бәйрәм чарасының дәвамын көтте – алып баручылар белән бергә алар кунака килгән моңсу тычканның күңелен күтәрергә тырыштылар. Барысы бергә табышмаклар чиштеләр, йомык күз белән кар бабайларын ясадылар, җырладылар һәм биеделәр.

Балалар күңелле вакыт үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар, матур костюмнар һәм шигырьләр өчен тычканнан бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International