2019 елның 28 декабрендә Әтнә муниципаль районының аз керемле гаиләләреннән 15 бала Казанның Химиклар сараенда «Поляр арты әкияте» исемле яңа ел әкиятен карадылар. «Наз» хәйрия фонды аларга шундый күңелле сюрприз әзерләгән иде. Һәр бала үткәрелгән чарадан, Казанны күрүдән бик күп уңай эмоцияләр алды. Чөнки авыл җирендә яшәүче балалар өчен мондый хәл еш булмый. Спектакльдән соң барлык тамашачыларны да чыршы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу көтте. Балалар кечкенә пингвиннар Виня һәм Миня, ак аюлар белән җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Спектакль тамашачыларны музыка, ут һәм гаҗәеп маҗаралар белән тулы поляр патшалыкка алып кереп, кешелексезлекне җиңү һәм яхшылыкның нинди зур көчкә ия булуы турында уйланырга мәҗбүр итә.