«Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе игелекле акция үткәрде

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Яңа ел могҗизалар, бүләкләр һәм теләкләрнең үтәлеше чоры. Әгәр дә чит баланы сөендерү мөмкинлеге дә булса, бу - икеләтә бәхет.

Әлеге матур бәйрәм кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе бик яхшы, игелекле акция үткәрергә ярдәм итте. Авыр дәрәҗәдәге 19 инвалид балага партия исеменнән бүләкләр - Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге акцияне әкияти итәргә булыштылар: балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы рәвешендә котладылар.

Балалар бәйрәм кәефенең бер өлешен алдылар һәм күпкә бәхетлерәк булдылар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International