2020 нче елның 4 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Сайфуллина Альбина һәм Насырова Ләйсән кышкы каникуллар вакытында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү планын тормышка ашыру кысаларында «Каникулларны ата-аналар белән бергә үткәрик!" дип исемләнгән уен-практикум һәм «Мәзәкчеләр» уен программасы уздырды.
Күркәм 90-яшьлек юбилей.
Яңа елның беренче көннәрендә, нәкъ менә 2020 елның 4 гыйнваренда,
Яңа Чишмә районы Акбүре авылында яшәүче, тыл хезмәткәре, социаль
хезмәт алучы Мотыгуллина Миннебәян Вәлиулла кызы якыннары һәм
туганнары белән үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балалар өчен Яңа ел-искиткеч әкият, кабатланмас могҗиза! Әкият дөньясында яшәүче бала өчен Яңа Ел – ел иң мөһим һәм көтеп алынган бәйрәм. Төрле төстәге утлар белән яшел чибәркәй-чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы әйлән-бәйләнгә чакыралар, ә чыршы астында татлы бүләкләр яталар!
2019 нчы елның 31 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. "Әкияти төн» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
.jpg)
2019 елның 30 декабрендә, Яңа ел алдыннан, Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Наз» Хәйрия фонды белән берлектә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге, шулай ук инвалид балалар өчен хәйрия чарасы узды. Районның иң ерак авылларыннан килгән балалар бәйрәм кәефе һәм тылсым хисләре белән рухландылар. Традиция буенча, балаларны фонд рәисе Сәйфетдинова Нурания Фердобай кызы һәм Үзәк директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котлап уздылар. Исәптә торучы 15 бала алдан Кыш Бабайга үз теләкләрен әйтеп хатлар язганнар иде. Бу хатлар “ Метро» сәүдә комплексы чыршысына эленде. Сәүдә комплексына килүчеләр балаларның теләкләрен чынга ашырдылар, аларга тимераяклар да, чаналар да, курчаклар да бүләк иттеләр. Әлеге чара балаларга Яңа ел әкияте атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде, ә бүләкләр иң тылсымлы бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.
28 декабрьда Югары Байлар авылында яшәүче өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр курсәтудән файдаланучыларны Кыш бабай белән Кар кызы котлады.
2019 елның 29 декабрендә Тукай районы Биклән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бәхтигәрәева Мөнирә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Кыш Бабай «полицейскийлары» булдылар.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара узды. Балалар дөнья тирәли сәяхәт атмосферасына чумдылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә балалар авиалайнер бортына күтәрелделәр һәм төрле илләрдә һәм континентларда булдылар, Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар.