ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Җәлил картлар йортында Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне тоту сәлатен тикшерү буенча тренировка

          «Күңелне җылытып» акциясе кысаларында 27 нче декабрь көнне, төп кышкы бәйрәм алдыннан, Мамадыш шәһәренең «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз педагоглары белән Мамадышның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кышкы әкият»дигән концерт программасы белән булып киттеләр.      

              Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасыннан бүләкләр тапшырылды. Әлеге оешма ярдәме белән быел да интернат – йортта яшәүчеләр Яңа ел бүләкләре алачак. Ә безнең " аш – су мәктәбе» яңа кухня инвентаре белән тулыланды. Таба, кәстрүл, алъяпкычлар безгә тәмле ризыклар пешерү һәм кыздыру өчен бик кирәк булачак. Ассоциациягә өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга бүләкләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерәбез.

2019 елның 28 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән Яңа ел тамашасы үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, Тамара Якушкина җитәкчелегендә «КамАЗ» мәдәният сараеның “Илһам” бию студиясенең яңа ел концерты узды.

           Һәр ай саен Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән китапханә хезмәткәрләре арт-терапия буенча дәресләр үткәрәләр. Алар чираттагы дәрестә әби-бабайлар белән бергә Яңа елга матур уенчыклар ясадылар.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр белән йомгаклау җыелышы булып узды.  Җыелышта куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, антитеррор буенча инструктаж үткәрделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр һәм узып баручы елга йомгак ясадылар, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Яңа ел алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды. 

   27 нче декабрь көнне "Пульс" клубы әгъзалары  Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  якынлашып килүче Яңа елны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы "Шатлык" социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә узды, анда соңгы 2 атнада пенсионерлар тернәкләндерү курсы үтте.            

2019 нчы елның 26 нчы декабрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Насырова Ләйсән, Шакирова Римма, Ярмухаметова Рәзилә, Сайфуллина Альбина һәм Айгөл Сәлимовалар социаль хезмәт алучылар белән “Яна елны каршылыйбыз! күңел ачу кичәсе оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International