2020 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулу уңаеннан, блокадник Валерий Иванович белән очрашу оештырдылар. Мамадыш туган якны өйрәнү музееның җылы дустанә атмосферасында ул кече буынга үз тормышы турында сөйләде. Ветеран сөйләвеннән соң балалар сорауларына җавап биреп, Валерий Ивановичның балаларга онытылмас тәэсир калдыруын күрсәттеләр. Очрашу балаларга чын ират һәм Ватан патриотлары булу теләкләре белән тәмамланды.
Мондый очрашулар үсеп килүче буынның әхлакый нигезләрен, патриотик тәрбияне, гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Ватаныбыз өчен горурлык хисе, аның бай тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.