Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бөек галим, физик, атом-төшче Сахаров Андрей Дмитриевичның тууына 100 ел тулуга багышланган чара уздырылды.
Ул бөтен дөньяга танылган галим, водород бомбасын уйлап табучыларның берсе иде. Үзенең ачышы белән ул күп еллар буена Ватаныбызның оборона сәләтен үстерүне тәэмин итте.
Дөньяның Нобель премиясе лауреаты Сахаров А.Д. күренекле физик кына түгел, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучысы, СССРның халык депутаты, соңгы көненә кадәр Ватанга һәм үз халкына хезмәт иткән кеше.
А. Д. Сахаров турында тарихи истәлекләр балаларга бик ошады. Мондый дәресләр, тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова сүзләренә караганда, балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны үстерә, Россия һәм аның геройларына хөрмәт, горурлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияли.