Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан 2020 ел – хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән Татарстан Республикасында “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проект оештыру планлаштырыла. Бу проект Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга социаль һәм медицина ярдәм итү аша яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.
Проектның төп идеясе – үз теләкләре буенча конкрет кеше яисә оешма артына һәр ветеран беркетелергә тиеш. Проект шулай ук өлкәннәргә карата игътибарлык, кайгыртучанлык хисләрен тудырудан гыйбарәт.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Ветеран белән ял көне” проектын гамәлгә ашыру буенча утырыш үткәрелде, проект кысаларында үткәрелүче чаралар планы төзелде һәм үткәрү көннәре билгеләнде.