Яшь рәссамнар конкурсы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           2020 нче елның 22 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының катнашучыларын тәбрикләделәр.                     

           Чараның төп бурычлары - укучыларда үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыру, илнең героик үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү.

          Конкурска социаль хезмәт алучыларның 6 рәсеме тәкъдим ителгән иде. Шуларның 5се катнашучы дипломы алды: Антипина Дарья, Исаев Ильяс, Салахов Илгиз, Токарев Богдан, Шарафиев Айзат.

         Барлык катнашучыларны котлыйбыз, алдагы конкурсларда катнашып җиңуләрен телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International