Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Татарстанның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт»дип исемләнгән китапханә дәресе узды.
Социаль хезмәт алучылар Казан Кремлендә булдылар, Татарстан Республикасы башкаласының музейлары һәм театрлары белән таныштылар. Казанны борынгы һәм заманча итеп күрделәр. Алар Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында булган тарихи-архитектура һәйкәлләре турында белделәр. Зөя утрау-шәһәренә, Болгарга, Раиф монастырына читтән торып сәяхәт итү бик күп хис-кичерешләр уятты.