“Тәрбияче, укытучы һөнәре” Пирәч "Шатлык" приюты

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. кече төркем балалары белән «Тәрбияче, укытучы һөнәре» дигән темага ачык һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты: балаларда тәрбияче, укытучы һөнәре турында күзаллауны формалаштыру; балаларның һөнәр үзенчәлекләре турында белемнәрен ачыклау, гомумиләштерү һәм киңәйтү; бәйләнешле сөйләм, логик фикерләү, хәтерне үстерү; тәрбиячегә һәм укытучыга карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Һәр бурычны тормышка ашыру өчен кызыклы һәм мавыктыргыч  эш төрләре сайлап алынды. Дәреснең һәр этабында күрсәтмә әсбаплар кулланылды, алар балаларны фикер эшчәнлегенә стимуллаштырдылар һәм активлыкларын арттырдылар. Дәрестә музыкаль видеороликлар күрсәтелде, алар эмоциональ кабул итүне көчәйтте.

Дәрес үз эченә тиз арада алышына торган эш төрләрен алды, бу исә балаларны арытмаска мөмкинлек бирде.  Дәреснең нәтиҗәсе «Дәрестә» сюжетлы-рольле уены белән ныгытылды.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, куелган максатларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International